Без күп идек көймә түрендә;
Кайберебез җилкән киерде.
Кайберебез бердәм иелде
Ишкәк батырып суның төбенә.
Тирә-як тын; бары койрыкка
Ике кулы белән сөялеп,
Койрыкчыбыз авыр көймәне
Тавыш-тынсыз алга сөйрәде.
Мин кайгысыз,белмим куркуны,
Җыр җырладым ишкәкчеләргә;
Кинәт көчле давыл дулкыны
Таушалдырып бәрде көймәгә.
Койрыкчы да, ишкәкчеләр дә
Һаләк булды — давыл юк итте.
Тик ул мине — серле җырчыны
Диңгез ярына илтеп ыргытты.
Мин элекке гимннарымны
Җырлыйм һәм таш кыя кырында
Юешләнгән киемнәремне
Киптерәм ал кояш нурында.